14 февраль 2013 яңалыклары
-
ҖИРНЕҢ ХУҖАСЫ БУЛЫРГА ТИЕШ
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча җир мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре муниципаль власть органнары өчен өстенлекле булырга тиеш. Безнең республика Җир кодексын Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып кабул итте һәм җирне чынлап та базар әйләнешенә кертте. Республикада җир реформасы уздыру нәтиҗәсендә 1 миллионнан артык җир участокларының хуҗалары барлыкка килде. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин...
-
«КАМЕНКА» ТРАДИЦИЯЛӘРГӘ БИК БАЙ
Медицина тарихы әһәмиятле вакыйгаларга бай. Әйтик, Татарстанның турберкулезга каршы хезмәте үсешен генә алыйк. Казан туберкулез больницасы республиканың дәвалау-фтизиатрия учреждениеләре арасында әһәмиятле урын алып тора. Тормыштагы җитди үз-гәрешләргә карамастан, ул бер гасырлык эшчәнлек дәверендә үз исемен генә түгел, бай традицияләрне дә саклап калды. Бернинди арттырусыз әйтергә мөмкин, "Каменка" (халыкта безнең больницаны...
-
ИСКЕ КЛУБТА ЯХШЫ ИДЕ
Без, Кече Солабаш авылы халкы, күренекле шәхесләр Хәсәнгата Габәши һәм аның улы композитор Солтан Габәшинең якташлары булуыбыз белән горурланабыз. Бездә алар истәлегенә музей эшли. Узган ел Рәшит Әкрам улы Гыйльфанов Кече Солабашта мәһабәт мәчет салдырды. Ул безнең авыл кызы Фәридә Моряк кызына өйләнде. Гыйльфановлар гаиләсе мәчет белән янәшәдә, авылыбызның иң...
-
БЕРДӘМ КОМАНДА БУЛЫП
Менә инде ничә ел февраль аенда ил буенча чаңгы ярышлары уза. Бу ярыштан безнең җирлек тә читтә калмый. Быел да 10 февраль көнне чаңгыларыбызны алып, без, Айбаш җирлегендә яшәүчеләр, зур бәйрәмгә барган кебек Биектау стадионына чаңгы ярышына бардык. Бәйрәм бәйрәмчә булсын дип ахыры, табигать тә сынатмады. Көн бик матур булды....
-
ЯРЫШ ДӘРТЕ УҢЫШ КИТЕРДЕ
Районда уздырылган "Россия чаңгы юллары-2013" чаңгы ярышында "Өмет" Үзәгеннән 11 белгеч катнашты. Безнең чаңгычылар призлы урыннар өчен кызып ярыштылар һәм зур активлык күрсәттеләр. Җиңүчеләр арасында безнең хезмәткәр - Айбаш авыл җирлеге социаль хезмәткәре Гөлназ Әмир кызы Галиева да бар иде. Ул 25 яшькә кадәрге яшь категориясендә III нче урынны алды....
-
ЯЛ КӨНЕ КҮЧЕРЕЛӘ
РФ Хезмәт кодексының 112 статьясы, Татарстан Республикасының 19.02.1992 ел, № 1448-ХII "ТРда бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы законы нигезендә 23 февраль - Ватан сакчылары көне Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көне булып тора. 23 февраль шимбәгә туры килгәнлектән, өстәмә ял көне - 25 февраль 2013 елда хезмәткәрләрнең ял һәм бәйрәм...
-
ЯНГЫН ТАГЫН ИКЕ КЕШЕНЕҢ ГОМЕРЕН КИСТЕ
Янгын сүндерүчеләр Бимәр авылында янгын чыккан йортны сүткәндә һәм ялкынны су сибеп сүндергәндә бер ир-ат һәм бер хатын-кызның үле гәүдәсен табып алалар. Янгын 11 февральдә кичке сәгать сигездә чыга. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә торак йортны ялкын тулысы белән чолгап алган була, йортның түбәсе һәм бүлмәләр арасындагы түшәмәләр җимерелеп төшә....
-
АЛАРНЫ БАЛАЛАР ЯРАТА
Биектауның 3 нче мәктәбендә «Иң шәп вожатый» дигән бик кызыклы бәйге уздырылды. "Шәп вожатый-2013" район конкурсында катнашкан, сайлап алу турында җиңеп чыккан җиде кеше турында «Менә дигән җиделек» («Великолепная семерка») дими, нәрсә дисең! Биектауның 3 нче урта мәктәбенә 1 нче этапта җиңүчеләр - 3 нче мәктәптән Айрат Гайфуллин, Алаттан Инзилә...
-
МҮЛМӘДӘ АВЫЛ ҖЫЕНЫ
Чәршәмбе көнне Мүлмә урта мәктәбендә авыл җирлегенең еллык отчетына багышланган авыл җыены булды. Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Ренат Гарәфиев чыгыш ясады. Ул авылда социаль-көнкүреш мәсьәләләренең ничек хәл ителүе, мәдәният, мәгариф учреждениеләренең эше турында сөйләде. Шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермалары оештыру быелгы җыелышларда аерым тема булып тора, ул Мүлмәдә...
-
ЯМАШИРМӘ ФЕРМЕРЛЫК ХӘРӘКӘТЕНДӘ АЛДЫНГЫ
Ямаширмәдә авыл җирлегенең 2012 елгы эшенә йомгак ясауга багышланган халык җыены булды. Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров чыгыш ясады. Гадәттәгечә игътибар үзәгендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермалары оештыру мәсьәләсе булды. Гаилә фермалары һәм фермер хуҗалыклары оештыру буенча Ямаширмә районда беренчеләр сафында, андый берләш-мәләр биредә 16....